ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясендә Идел-Кама территориаль идарәсе СИАК белгечләре өчен техник уку үткәрелде. Чараның максаты – СИАК белгечләрен 2015 елгы аккредитациягә әзерләү иде. Уку барышында гамәлдәге милли аккредитация системасының законнар базасы өйрәнелде, Үзәк СИАК белгечләре өчен һава һәм индустриаль ташландык пробаларын алу, зур күләмле һәм күпләп ташлауларның параметрларын үлчәү һәм исәпләү буенча практик шөгыль үткәрелде.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы булып узды, ул Халыкара коррупциягә каршылык көненә багышланган иде.
Утырышта шундый темалар тикшерелде:
1. Халыкара коррупциягә каршылык көне буенча белешмә (“коррупция” төшенчәсенең, аңа каршы көрәш көненең барлыкка килүе, Россиядә коррупциянең торышы).
2. Татарстанның Антикоррупцион программасын 2014 елның 11 аенда тормышка ашыру, Министрлыкның вазифалы затларының коррупцион эшчәнлегенә күзәтчелек нәтиҗәләре, бу эштә хәбәр чараларын, шул исәптән Интернетны һәм “Ышаныч телефонын”, гражданнарның һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен куллану.
3. 2014 елда территориаль идарәләрдә коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыру.
4. “Дәүләти һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуда контракт системасы турындагы” 05.04.2013 № 44 ФЗ федераль законын 2014 елның 11 аенда үтәү нәтиҗәләре.
Киңәшмәдә шулай ук Коррупциягә каршылык комиссиясенең 2015 елга эш планы расланды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Министрлык хезмәткәрләре өчен “Тирә-юньдәгеләр ришвәт вәгъдә итү я бирергә теләү дип яисә ришвәт алырга ризалык я аны сорау дип кабул итәргә мөмкин булган тәртип турында” дигән белешмәлек әзерләнде
Бүген экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Татарстанның дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталын куллану буенча конкурста актив катнашучыларга Министрлыкның рәхмәт хатларын тапшырды. Конкурс 2014 елның 19 маеннан 30 ноябренә кадәр үткәрелгән иде.
Конкурста җиңеп чыктылар:
1 урын – Сиринә Ибәтуллина, хәбәр чаралары белән бәйләнешләр секторының башкаручы белгече;
2 урын – Эльвира Нуриева, Кама буе территориаль идарәсе махсус инспекциясенең башкаручы белгече;
3 урын – Лилия Гыйззәтуллина, информация системаларын һәм информатизацияне үстерү бүлеге башлыгы.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре “Татнефть” ААҖнең Тукай районындагы нефть базасында мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасын карадылар.
Бүген автоягулык станцияләрен (АЗС) шундый системалар белән җиһазлауны компанияләр ике төп вариантта торышка ашыра. Беренчесе – мотор ягулыгын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән турыдан-туры АЗСларны җиһазлау. Икенчесе – нефть продуктларын резервуарларга агызганда бензин парларын автоцистернага кайтаручы рециркуляция системалары урнаштыру, шулай ук нефть базаларында ягулыкны автоцистерналарга герметик рәвештә астан тутыру һәм нефть продуктлары парларын рекуперацияләү. Икенче вариант, атмосфера һавасының башлыча ягулык резервуар-ларыннан “зур сулыш” дип аталган залплы чыгарулар пычратканны исәпкә алып, проблемаларны АЗСларда гына түгел, нефть базаларында да чишүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International