ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы булып узды. Көн тәртибендәге 6 мәсьәлә тикшерелде.
1. Социаль-экономик мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты әзерләгән “2014 елның I яртысында антикоррупцион мониторинг”ны карау.
2. Социаль-экономик мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты әзерләгән “Татарстан Республикасы халкының коррупция турындагы фикерләрен өйрәнү” социологик тикшеренү нәтиҗәләрен карау.
2014 елдан башлап Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Антикоррупцион хәбәрче” кварталлык журналы чыгарыла. Ул электрон басма булып тора һәм министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегенә урнаштырыла. Анда Татарстандагы антикоррупцион эшчәнлеккә күзәтүләр, журналистларның коррупциягә каршылык өлкәсенә караган материаллары, законнарга үзгәрешләр урын ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International