Классификация дәүләт балансы исәпкә ала торган 200дән артык төр файдалы казылма хәзинәләрен раслау мәсьәләләрен көйли, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгының матбугат хезмәте. Яңа Классификациянең принципиаль аермасы чыгарыла торган хәзинәләр категориясен аерудан һәм яткылыкларны куллануның техник проектларын эзләп табылган хәзинәләрне раслауга кадәр үк әзерләү мөмкинлегеннән тора. Яңа Классификацияне куллану Россия Федерациясе Дәүләт хәзинәләре балансындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм минераль чимал базасын үстерүне дәүләти
16 февральдә, Казан район-ара табигать саклау прокуратурасы бинасында (Казан ш., Дзержинский ур. 11А й.) Идел төбәк-ара табигать саклау прокуроры – 3нче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе Вениамин Селифанов татарстанлыларны кабул итә. Идел тармак-ара табигать
Мәктәп укучылары, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында тәрбияләнүчеләр өчен экология буенча “Планета саулыгы? Минем кулда!” дигән халыкара балалар иҗаты конкурсы үткәрелә. Анда катнашу өчен 2016 елның 15 февраленә кадәр рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы да ярый), эшләнмәләр, видеороликлар я әдәби әсәрләр җибәрергә кирәк. Эшләр әйләнә-тирәлекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауның актуаль аспектларына, экологик проблемаларны чишүгә багышланган булырга тиеш. Яшь категориясе – 17 яшькә кадәр. Чара Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында җәмәгать фикерен белешү дәвам итә. Министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” – “Җәмәгать фикерен белешү, анкеталану” бүлегендә анкеталанырга мөмкин. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm
Яшь экологлар, биологлар, географлар һәм журналистлар “Кеше һәм биосфера” дигән Ерак Көнчыгыш еллык экологик яшьләр конкурсында катнашырга чакырыла. Чара Россия Фәннәр Академиясенең Ерак Көнчыгыш бүлекчәсенең Биология-туфрак институтында 31 марттан 1 апрельгә кадәр үткәрелә. Быел ул халыкара статуслы, чөнки анда Азия-Тын Океан төбәге илләренең мәктәп балалары һәм студентлары да катнашачак.
Конференция-конкурста үзләренең тикшеренү эшләрен һәм проектларын тәкъдим итүче 7-22 яшьләрдәге балалар
Документ буенча, объектларны дәүләти исәпкә салу өчен нигез булып үзендә объект, аның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында тулай белешмәләр, рөхсәт документлары булу турында һәм объектның әйләнә-тирәлекне саклау чаралары күрүе турында белешмәләр булган гариза тора. Расланган формада эшмәкәрләр бирә торган белешмәләрнең тулылыгын исәпкә алып, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы боерыгы белән, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең атмосфера һавасына чыгарыла торган зарарлы матдәләр
Мәскәүнең “Крокус Экспо” үзәгендә 2016 елның 26-39 апрелендә “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган, ”Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астындагы халыкара “ЭКОТЕХ” үткәрелә. Күргәзмә һәм аның тирәсендәге әңгәмәләр су, һава, калдыклар, җир, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экотранспорт, урман байлыклары, шәһәр тирәлеге, экологик мониторинг һәм контроль, экологик хезмәтләр кебек барлык табигать саклау юнәлешләренә кагылачак. “ЭКОТЕХ”ның эшлекле программасы пленар сессияләр, панель әңгәмәләре, эшлекле түгәрәк өстәлләр, брифинглар кебек төрле форматларны үз эченә алачак. Федераль экологик советның ачык хисап сессиясе үтәчәк, анда Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары
“Европаның әйләнә-тирәлеге” 8нче министрлар конференциясенең Россия Табигать министрлыгы һәм Росгидромет катнашында әзерләнгән барлык йомгаклау документлары проектлары БМОның Европа экономика комиссиясенең Экологик политика комитетының Женевада узган махсус әзерлек сессиясендә расланды. Конференция 2016 елның 8-10 июнендә Грузиянең Батуми шәһәрендә узачак. Ул югары кимәлле төп бөтеневропа табигать саклау чарасы булып тора.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында Экология елына әзерлек буенча эш төркеменең беренче утырышын ике айдан соң Мәскәүдә, “Экотех” халыкара күргәзмә-форумы кысаларында үткәрергә ният ителә, диелгән.
Россия табигать министры Сергей Донской инде берничә тапкыр: “Экология елы – бизнес өчен дә, федераль һәм региональ хакимиятләр өчен дә җаваплылык булып тора. Ул нәтиҗәлерәк идарә моделенә
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Казан ш. Һади Такташ урамы турысында Кабан күлендә балыклар үлү турында хәбәр керде. Шул урында Үзәк территориаль идарә инспекторлары үле балыклар тапты. Балыклар үлү сәбәпләрен ачыклау өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль