ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2016 ел
җомга

“Европаның әйләнә-тирәлеге” 8нче министрлар конференциясенең Россия Табигать министрлыгы һәм Росгидромет катнашында әзерлән­гән барлык йомгаклау документлары проектлары БМОның Европа экономика комиссия­сенең Экологик политика комитетының Женевада узган махсус әзерлек сессиясендә расланды. Конференция 2016 елның 8-10 июнендә Грузиянең Батуми шәһә­рендә узачак. Ул югары кимәлле төп бөтеневропа табигать саклау чарасы булып тора.

Татарстан Экология һәм  табигый байлыклар министрлыгының Түбән Камада, Зәйдә, Сарманда әйләнә-тирәлеккә контроль һәм күзәтчелек белән шөгыльләнүче Кама Аръягы территориаль идарәсендә 2015 елгы эшкә йомгак ясалды һәм 2016 елга бурычлар билге­ләнде.

Идарә башлыгы Алексей Лобановның әйтүенчә, идарә инспекторлары былтыр дәүләти экологик күзәтчелек функцияләрен үтәү кысаларында 687 бозу ачыклаган, 681е бетерел­гән, барлыгы 4 млн сумнан

Экологиягә битараф түгелләр “Экотрадиция” халыкара интернет конкурсында катна­шырга чакырыла. Конкурс эшендә экологиягә багышланган һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга юнәлтелгән үз экологик традицияңне ирекле рәвештә бәян итәргә кирәк (фотолар, инфографика

Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтын­да Экология елына әзерлек буенча эш төркеменең беренче утырышын ике айдан соң Мәс­кәүдә, “Экотех” халыкара күргәзмә-форумы кысаларында үткәрергә ният ителә, диелгән.

Россия табигать министры Сергей Донской инде берничә тапкыр: “Экология елы – бизнес өчен дә, федераль һәм региональ хакимиятләр өчен дә җаваплылык булып тора. Ул нәтиҗәлерәк идарә моделенә

27 февраль көнне Чаллыда, “Макулатура тапшыр  да агачны коткар” дигән девиз астында чираттагы акция үткәрелә. Чара 18/07 йорты һәм 26ны гимназия арасындагы мәйданчыкта 11.30да башлана. Анда микрорайонда яшәүчеләр, гимназия укытучылары һәм укучылары, җәмәгать


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур. 75, 209 каб) – республиканың кече һәм урта эшмәкәрләре өчен “Ачык ишекләр көне”. Эшмәкәрләр белән очрашу 19.00гә кадәр бара. Сорауларга Министрлыкның Экологик экспертиза һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру идарәсе һәм Үзәк территориаль идарәсе белгечләре җавап бирә. Белгечләрдән консультацияне (843)  267-68-14 или 267-68-81 телефоннары аша да алырга мөмкин.

Экология министры Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, Министрлык белгечләре беренче мартка кадәр теләсә нинди консультатив ярдәм күрсәтергә әзер, “Ачык ишекләр көне” шуның өчен үткәрелә дә.

Исегезгә төшерәбез: 2016 елның 1 мартына кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек субъект­лары хуҗалык итү һәм бүтән эшчәнлек

29-31 мартта Мәскәүдә Геолог көнен бәйрәм итүнең 50 еллыгына багышланган 13нче халыкара “Җир асты байлыклары-2016. Өйрәнү. Эзләү. Чыгару” күргәзмәсе үткәрелә. Анда тармакны тотрыклы үстерү, геологик эзләүләрнең экономик хәтәрлеге, геологик эзләүләргә дәүләт ярдәме, санкцияләр шартларында арктик шельфны һәм авыр чыгарышлы ятмаларны

Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу

Дөньяда иң күләмле халыкара “Җир сәгате” экологик акциясе 19 мартта җирле вакыт белән 20:30да башлана. Төп темасы – кешенең экологик эзе. Акция төрле дәүләт халыкларының энергия һәм ресурслар саклау, планетаның экологик торышын яхшырту проблемаларын чишүдә солидарлыгын гәүдәләндерә. 2016 елгы Җир Сәгате өчен махсус 60.wwf.ru сайты төзелгән, анда акция турында тулырак белешмәләр алырга һәм чарада катнашырга мөмкин.

Татарстанның барлык хакимият органнары җитәкчеләренә һәм халкына акциягә кушы­лып, биналарны һәм корылмаларны архитектур-декоратив яктыртуны, торак биналарны яктыртуны, гражданнарның яшәү куркынычсызлыгын


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе делегациясе “Генерация компаниясе” ААҖнең 1нче Казан ТЭЦында электр энергиясе һәм җылылык җитештерү, шулай ук табигать саклау эшчәнлеге белән танышты. Делегацияне “Генерация компаниясе”нең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев озатып йөрде. Экология министрлыгы һәм Табигать күзәтчелеге вәкилләре предприятиедә җитештерү куәтләренең үсеш тарихы, җылылык һәм электр энергиясе җитештерү технологиясе, атмосфера һавасына һәм су объектларына калдыклар ташлауны киметә торган чаралар белән танышты. Шулай ук аларга 230 мегаваттлы, һавага азот оксидларын аз чыгара торган, төтен газларындагы пычраткыч матдәләр микъдарына автоматик контроль датчиклары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International