Бүген Казанда көзге өмә үткәрелде. Шәһәрне җыештыруда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Вахитов, Идел буе, Киров һәм Мәскәү район хакимиятләре, оешмалар һәм предприятиеләр, җәмәгать инспекторлары, студентлар, мәктәп балалары, битараф булмаган халык катнашты. Полигоннарга 800 тоннадан артык чүп-чар озатылды.
Кырым республикасының Ялта шәһәрендә Федераль экологик советның “Экологик мониторинг системасын үстерүнең төп юнәлешләре” дигән VI күчмә утырышы үткәрелде. Утырышта Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Морат Кәримов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы җитәкчесе Артем Сидоров, Экология, табигатьтән файдалану, агроиндустрия һәм азык-төлек политикасы комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Россия Табигать министрлыгы, региональ табигать саклау тармаклары, Росгидромет вәкилләре катнашты.
“Татарстан Республикасында инструменталь
Үз алларына табигать саклау бурычларын куйган иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчеләр, журналистлар “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” еллык конкурсларында катнашырга чакырыла. Материаллар 2016 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгаклар декабрь аенда ясалачак. Конкурс әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үз территориясендә макулатура, пластик савыт һәм башка калдыклар җыю оештырды. Шундый ук чаралар Идел буе районында да үткәрелде. Казанлылар макулатура гына түгел, чүпрәк, полиэтилен, пластик савытлар һ.б. да тапшырды. Барлык җыелган нәрсәләр икенчел эшкәртүгә җибәреләчәк.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, VI Яшь Татарстан гражданнары форумы кысаларында, “Экологик тәрбия” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Тәбрик сүзе белән Министрлыкның информация-анализ эшчәнлеге идарәсе башлыгы Инесса Яруллина чыгыш ясады. “Бүгенге көндә министрлыкның экологик агарту эшләре иң кечкенә балаларны да, вуз һәм ссуз студентларын да иңли, – диде ул. – Алар өчен уенлы чаралар, әкият, музыка һәм театр тамашалары оештырыла, хезмәт десантлары, флешмоблар, класс сәгатьләре
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына казанлылардан Серов урамындагы күл пычрану турында хәбәр керде. Шунда кичекмәстән Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе инспекторлары юнәлде. Территориянең санитар-экологик торышын тикшерү нәтиҗәсендә анда сероводород исле юынты су агызылу ачыкланды. Инспекция белгечләре
Бүген Казанда иң эре халыкара “Шелл” энергетика компаниясенең Идел буендагы беренче автоягулык станциясе ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, “Ядран-Ойл” ЯАҖ директорлар советы рәисе Ирек Салихов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм хөрмәтле кунаклар катнашты. Делегация өчен экскурсияне исә “Шелл”ның Россиядәге автоягулык станцияләре челтәрен оператив үстерү идарәсе директоры Виталий Маслов үткәрде. Аның әйтүенчә, “Шелл
5-6 октябрьдә Казанда макулатура, пластик савыт һәм башка калдыклар җыю үткәрелә. 9.00дән 15.00гә кадәр калдыклар ике ноктада – Казан башкарма комитеты парковкасында (Батурин ур.); Торак-коммуналь хуҗалык комитеты парковкасында (Кремль ур., 11) кабул ителәчәк.
6 октябрьдә казанлылар ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы парковкасында (Павлюхин ур., 75); Идел буе районы идарә компаниясе янында (Ипподром ур., 17) 9.00дән
Бүген парламентның кече залында “Татарстан Республикасының су саклау зоналары: һәркемнең хокук һәм бурычлары” дигән, төбәкнең өске суларын һәм шуларга бәйле су саклау зоналарын куллану буенча теоретик һәм гамәли белешмәләрне үз эченә алган китап тәкъдим ителде. Басма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Су саклау зоналары елы кысаларында әзерләнгән.
Басманың материаллары
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре укучыларны һәм студентларны әйләнә-тирәлекне саклау эшләре белән таныштыруны дәвам итә. Мәсәлән, шушы көннәрдә инспекциядә Казан ш. 18нче урта мәктәбенең 4нче класс укучылары булып китте, индустриаль ташлаулар һәм атмосфера һавасы,