ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Табигать министрлыгында Россиядә калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Чарада Кытай Халык Республикасының Әйләнә-тирәлекне саклау министрлыгы делегациясе, ЮНИДО (БМОның махсус оешмасы) делегациясе, ЮНИДОның Россиядәге Халыкара индустриаль хезмәттәшлек үзәге делегациясе, шулай һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
“Түгәрәк өстәл”нең төп темасы булып Кытай Халык Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә
2014 елның 21-23 ноябрендә Мәскәүдә 3нче халыкара махсуслашкан “ЭкоШәһәрЭкспо 2014” экологик чиста, табигый һәм органик продукция күргәзмәсе үткәреләчәк. Өч көн буена анда Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең экологик продукциясе дүрт бүлектә күрсәтелә:
– “ЭкоFood” – экологик азык-төлек һәм эчемлекләр, таза туклану, фермерлар продукциясе;
– “ЭкоBeauty” – матурлык, косметика һәм мода индустриясендә органик һәм табигый продуктлар;
– “ЭкоHouse” – экологик торак кору, тоту һәм төзү өчен кирәкле барлык нәрсәләр;
– “ЭкоChildren” – балалар һәм ата-аналар өчен экологик продукцияләр.
29 сентябрьдә Экология министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршылык комиссиясе утырышы үткәрелә. Көн тәртибендә 6 мәсьәлә, атап әйткәндә, – “2014 елның беренче яртысында антикоррупцион күзәтчелек”, Татарстанның Социаль-экологик күзәтчелек комитеты әзерләгән “Татарстан Республикасы халкының коррупция турындагы фикерләрен өйрәнү” дигән социологик тикшеренү йомгакларын карау.

24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгында геология тармагында һөнәри кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән киңәшмә булып узды. Анда әйтелгәнчә, хәзерге вакытта югары геологик белемле белгечләр елына 2-2.5 мең кеше әзерләп чыгарыла. Шул ук вакытта, квалификацияле кадрларга ихтыяҗ кала килә, тармакка беренче чиратта җир астының геологик төзелешен өйрәнү, файдалы казылма яткылыкларын эзләү буенча яңа алымнарга һәм технологияләргә ия булган белгечләр кирәк.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Автомобильсез көн” бөтендөнья акциясенә багышланган велоузышта катнашучылар белән очрашты. “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” бөтенроссия җәмәгать оешмасының Казан шәһәре Идел буе районындагы төбәк бүлекчәсе активистлары бу көндә вазифалык һәм хосусый автомобильләреннән баш тартып, велосипедка күчкән иде. Артем Сидоров аларга Татарстанда атмосфера һавасын яхшыртуга юнәлтелгән табигать саклау программалары турында сөйләде һәм республикадагы яшь буынны әйләнә-тирәлекнең торышын яхшырту буенча гамәли эшләргә җәлеп итүгә, актив яшәү позициясе тәрбияләүгә юнәлтелгән “Мәктәп эко-патруле”, “Саф караш” конкурсларында катнашырга чакырды.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык хезмәткәрләре дә Автомобильсез көн акциясендә катнаштылар. Министрлык янындагы автостоянка бикле, ә хезмәткәрләр җәмәгать транспортында, вахта автобусында һәм велосипедта йөрде. Министр Артем Сидоров та җәмәгать транспортыннан файдаланды. Татарстан Министрлар Кабинетында узган традицион киңәшмәдән соң ул эш урынына 8нче троллейбуста килде. Аның әйтүенчә, бүген Автомобильсез көн акциясенә һәркем кушыла ала, җәмәгать транспорты торган саен яхшырак эшли, велосипедта йөрү мөмкинлекләре дә бар.

21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Казан-Арена” стадионы янында узган, “2014 елгы Милләтләр кроссы” кысаларында оештырылган күмәк йөгерештә катнаштылар. Чара бөтенроссия йөгерү көненә багышланган иде. Йөгерешләрдә барлыгы 24 меңнән артып спорт сөюче катнашты.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
22 сентябрьдә бөтен дөньяда Автомобильсез көн үткәрелә, аның девизы: “Шәһәр – кешеләр тирәлеге, яшәү тирәлеге”. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республиканың барлык автомобильчеләрен шәхси транспорт чарасыннан бер көнгә баш тартырга чакыра. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын искә төшерү, халыкны альтернатив хәрәкәт чараларыннан: җәмәгать транспортыннан, велосипедтан һәм башка шундыйлардан файдалануга өндәү максатыннан үткәрелә.
Татарстанда, 2009 елдан башлап, акциядә ел саен 60 меңнән артык автомобиль иясе катнаша. Һәр автомобильнең тәүлек саен атмосфера һавасына 5-6 кг пычраткыч матдә чыгаруын исәпкә алсак, акция үткәрелгән көнне мондый пычрату 300 тоннага кадәр кими дигән сүз.
Казанның Вахитов районындагы Татар телендә укытулы 27нче гимназиясендә (Эсперанто ур. 48) “Кулланылган бәтәрәйләрне җый – планетаны коткар!” экологик акциясе үткәрелде. Ул Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән оештырылды. 4нче класс укучылары 2000нән артык кулланылган бәтәрәй җыеп китерделәр. Шуннан соң аларга бу калдыкларның ничек эшкәртеләчәге аңлатылды.
Чараның максаты – яшь буенда экологик белемнәр тарату, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
16-18 сентябрьдә Новосибирскида “Russian Elementary Cinema” 8нче Бөтенроссия экологик кино фестивале үткәрелде.
Быелгы фестиваль кино сәнгатен һәм экологияне берләштерүче тәҗрибә мәйданы булды һәм яңа социаль аң рәвеше – эко-культура булдыру максатын күздә тотты. Фестиваль кысаларында “Экологик проблемаларны чишү өчен заманча медиа. Эко-культура формалаштыру” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International