Светлана Радионова: «Сез шундый зур проектларны гамәлгә ашырган Мәскәүдән кала икенче»

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстанга эш визиты белән Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова килде, дип хәбәр ителә ТР Президентының рәсми сайтында. Рөстәм Миңнеханов һәм Светлана Радионова шәһәр чистарту корылмаларының төп кырларында булды. Чарада шулай ук ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Татарстан башкаласында ләм мәйданчыклары 100 гектарга якын мәйданны били һәм Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасына якын урнашкан.

Бүгенге көндә «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында «Идел елгасына куркыныч тудырган тупланган экологик зыянны юкка чыгару» юнәлеше буенча ләм кырларын рекультивацияләүгә әзерлек бара. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында 2021 елдан бирле чараны гамәлгә ашыра башлау мәсьәләсе карала. Үткәрелгән рекультивация нәтиҗәләре буенча, ләм мәйданчыклары шәһәрнең киләчәк үсеше өчен экологик куркынычсыз территориядән торачак.

«Бу бик дөрес тарих. Сез мондый зур проектны гамәлгә ашыручы Мәскәүдән кала – икенче. Мин Татарстанның һәрвакыт алдынгылар рәтендә баруын беләм. Сезнең үрнәк – күрсәтмә объектыгыз бар, мин сезгә ышанам. Безнең максат бер – моның максималь рәвештә сыйфатлы эшләнүе», – диде Светлана Радионова.

Шулай ук Татарстан Президенты һәм Росприроднадзор башлыгы ләм явымнарын термомеханик эшкәртүнең яңа цехында булды, аның куәте – тәүлегенә 2500 куб.м тәшкил итә һәм явым-төшемне киләчәктә югары температуралы барабанда киптерү белән зарарсызландыруны күздә тота

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International