Кощаково авылындагы яңа чистарту корылмаларында бер ел эчендә 12,5 мең куб.метр пычранган агынты сулары чистартылачак

2021 елның 25 июне, җомга

Исегезгә төшерәбез, Питрәч районының Кощаково авылында төзелә башлаган биологик чистарту корылмалары финал стадиясенә чыга. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә, бүгенге көндә эшләр 94% дәрәҗәсендә башкарылган. ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, ТР Төзелеш министрлыгы һәм район хакимияте вәкилләре белән берлектә, файдалануга тапшырганнан соң егәрлеге бер тәүлеккә 400 м3 булачак объектны карап чыкты. «Төп максат – агынты суларны чистарту сыйфатын законнардагы нормативга җиткерү, – дип хәбәр итте Айрат Шиһапов. – Әлеге объекттагы су Ноксага китәчәк, ә ул елга Казансуга коя һәм Куйбышев сусаклагычының кушылдыгы булып тора». 

Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин аңлатып узганча, яңа коммуникацияләр төзү бурычы күптән барлыкка килгән, моңа кадәр эшләп килгән биологик чистарту корылмалары, бик тузган булу сәбәпле, ташландык су нормативын көйли алмый башлаган: «Яңа чистарту корылмалары – заманча, алар җир астыннан үтә һәм гамәлдәге СНиПларга һәм нормативларга туры килә. Объект 3 меңгә якын кешегә һәм социаль объектларга хезмәт күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк».

«Төзелеш бәясе якынча 120 млн.сум, шуның 81%ы – федераль бюджеттан», – дип өстәде ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Программалар үтәлеше идарәсе җитәкчесе Айрат Галләмов.  

Татарстан «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруда актив катнаша.  «Иделне савыктыру» федераль проектының төп максаты – Идел елгасына агызыла торган пычрак агынтылар өлешен өч тапкырга киметү. Бүгенге көндә, федераль реконструкция һәм төзелеш проекты ярдәмендә, республиканың 12 биологик чистарту корылмасы файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International