Идел төбеннән һәм елга ярыннан ярты тонна калдык җыелды

2021 елның 22 мае, шимбә

Бүген Казанда Идел көненә багышланган «Вода России» бөтенроссия акциясенең экомарафоны узды. «Түбән Заречье» комлыгы территориясен чистартуга волонтерлар, «Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте активистлары, студентлар, шәһәрнең битараф булмаган кешеләре һәм ведомство хезмәткәрләре чыкты. Акциядә катнашучыларга судан байдарачылар да кушылды, алар – су өслеген, ә дайверлар елга төбен чистартты.

Чүп-чарны полигоннарга түгел, ә мөмкин булган кадәр күбрәк эшкәртүгә җибәрү өчен, калдыклар аралап җыю принцибы буенча тупланды. Акция нәтиҗәләре буенча гомуми авырлыгы 292 кг булган калдыкларга икенче гомер биреләчәк. Акция барышында ярдан, су өслегеннән һәм елга төбеннән барлыгы 463 кг чүп-чар җыелган. Чара «Экология» илкүләм проекты кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Илкүләм приоритетлар» АКО, Рус география җәмгыяте һәм «ПЖКХ» ИК ярдәмендә узды.

Чарада Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты, барысы белән бергә Казансу елгасы ярында тәртип урнаштырдылар. Министр чарага җыелган һәркемгә катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм табигать саклау акцияләрендә һәрбарчасын актив катнашырга чакырды: «Узган ел Татарстан ярларны чистарту буенча төбәкләр рейтингында 3 нче урынны яулады, – дип искәртте министр. – Республиканың яр буе зоналарында 100 меңнән артык кеше җыештыру эшләрен башкарды. Алар мең ярым километрдан артык территорияне чистартты. Бүгенге чара сезонны ачып җибәрә, һәм без быел да шактый яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, сулыкларның торышын яхшырта алырбыз дип өметләнәбез», – дип йомгак ясады табигать саклау ведомствосы башлыгы. 

Казанда чүп җыештыруга килгән кешеләр чүп-чарның саны буенча һәм калдыкларны икенчел чималга дөрес бүлүдә көч сынашты. Волонтерлар мастер-классларда актив катнашты, экологик сумка-шопперларда рәсемнәр ясадылар һәм тематик фотозонда фотога төштеләр. 
Танылган блогер Алена Шишкова чараның махсус кунагына әйләнде. Ул ассызыклаганча, Идел – Европадагы иң зур елга һәм без сулыкларны пычратудан саклауны кайгыртырга тиеш. Форсаттан файдаланып чарада катнашучыларга селфины ничек итеп дөрес эшләргә кирәклеге турында да сөйләде. Ә аннары, пирчәткә һәм капчыклар отып, башка кешеләр белән бергә территорияне җыештыруда катнашты. 

Традиция буенча экомарафон берничә төбәктә уза. Казан белән бер үк вакытта Волгоград, Саратов, Түбән Новгород, Самарада да ярларны чистартканнар. Акциягә барлыгы 15 төбәк кушылган.

Казанда Идел көнендә катнашучыларны шулай ук Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер да сәламләде: «Без инде берничә ел рәттән экологик чаралар оештыру белән шөгыльләнәбез, – дип билгеләп үтте ул. – Татарстанда яшәүче гади халык та, төрле иҗтимагый оешмалар да экологик эшчәнлек белән нык кызыксына һәм анда бик теләп катнаша, дип әйтә алам. Без 2021 елга бөтен республика буенча төрле күлләрдә акцияләр үткәрүне планлаштырдык инде. Без алга таба да бу юнәлешне үстерүне дәвам итәчәкбез һәм битараф булмаган барлык кешеләрне әлеге хәрәкәткә кушылырга чакырабыз».

Быел Татарстанда ярларны чистарту буенча 1000нән артык акция планлаштырылган. Бүгенге көндә 81 меңнән артык кеше эшли, 1 382 км яр буе полосасы чистартылган, 10 300 кубометр чүп-чар җыелган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International