Су объектларын саклау бүлеге

назад
«Су объектларын саклау бүлеге»
Бүлек, үзенә йөкләнгән бурычларга ярашлы рәвештә, түбәндәге функцияләрне үти:
1) үз компетенциясе чикләрендә су объектларын саклауга һәм файдалануга контроль мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары проектларын әзерли һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каравына тапшыра;
2) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларын яисә аларның өлешләрен файдалану һәм саклау программалары проектлары буенча тәкъдимнәр әзерли;
3) федераль дәүләти контрольгә һәм күзәтчелеккә карамаган су объектларын, шул исәптән су саклау зоналарын, яр буе саклау полосаларын файдалануга һәм саклауга, алардан файдалану режимнарына Министрлыкның территориаль идарәләре тормышка ашыра торган региональ дәүләти контроль һәм күзәтчелекне методик яктан тәэмин итә;
4) су объектларын файдалануга һәм саклауга региональ дәүләти контроль һәм күзәтчелек астына алынырга тиешле объектларның исемлеген әзерли;
5) Татарстан Республикасы милкендә булган су объектларындагы суларга тискәре йогынтыны булдырмау һәм аның нәтиҗәләрен бетерү буенча чараларны тормышка ашыруда катнаша;
6) Татарстан Республикасы милкендәге су объектларын саклау буенча чараларны тормышка ашыруда катнаша;
7) федераль милектә булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларын яисә аларның өлешләрен саклау буенча чараларны тормышка ашыруда катнаша;
8) федераль милектә булган һәм тулысынча Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларындагы суларга тискәре йогынтыны булдырмау һәм аның нәтиҗәләрен бетерү буенча чараларны тормышка ашыруда катнаша;
9) федераль дәүләти контрольгә һәм күзәтчелеккә карамаган су объектларында су объектларын саклау өлкәсендәге законнарны бозып башкарыла торган хуҗалык эшчәнлеген һәм башка төр эшчәнлекне билгеләнгән тәртиптә чикләү, туктату яисә тыю турында таләп белән судка мөрәҗәгать итү буенча материаллар әзерләүдә катнаша;
10) федераль дәүләти контрольгә һәм күзәтчелеккә карамаган су объектларында су ресурсларын саклау өлкәсендәге законнарны бозу аркасында әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны каплау турында дәгъвалар белдерү буенча материаллар әзерләүдә катнаша;
11) Түбән Идел бассейн советының, Кама бассейн советының һәм Югары Идел бассейн советының утырышларына материаллар әзерләүдә катнаша;
12) Министрлыкның территориаль органнарының һәм башка тармакларының су объектларын өйрәнү, саклау, рациональ файдалану өлкәсендәге эшләренә координацияне һәм методик җитәкчелекне тәэмин итә;
13) экологик тәрбия, белем бирү һәм агарту системасын оештыруда катнаша, табигать саклау турындагы белемнәрне пропагандалау, халыкта табигый байлыкларга сак караш тәрбияләү буенча эшләргә булышлык итә, табигать саклау эшчәнлегендә катнашучы җәмәгать оешмалары һәм гражданнар белән хезмәттәшлек итә, аларның хокук һәм бурычларын тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтә.
14) су объектларының торышы һәм үзгәреш тенденцияләре турындагы һәр еллык дәүләти докладның тиешле бүлекләрен әзерли.
Долгов Вячеслав Анатольевич
Су объектларын саклау бүлеге
Долгов Вячеслав Анатольевич
Телефон:
267-68-42
Email:
Германова Ольга Геннадьевна
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
267-68-42
Email:
Сибагатуллина Роза Фатиховна
1 разрядлы өлкән белгеч
Телефон:
267-68-42
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International