Ел башыннан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе тарафыннан 635 меңнән артык үлчәү башкарылган. Казан шәһәрендә урнашкан биш станция 214 меңнән артык үлчәү башкарган.
2025 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләүне уздыруның яңа кагыйдәләрен раслый торган 28.11.2025 ел, № 1644 карары үз көченә керә. Шулай ук дәүләт экология экспертизасы объектлары буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе үзгәртелде.
Күчмә тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы поселогы территориясендә рөхсәтсез чүплек таптылар.
В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә Татарстан Республикасының һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабын ябу тантанасы булды. Көллият студентлары өч көн дәвамында «ЭОГ-проектларны (ESG-проектларны) оештыру һәм идарә итү» компетенциясендә ярыштылар.
Азнакайның 15нче балалар бакчасында экология буенча "Туган якны белүчеләр" олимпиадасы узды. Олимпиада экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, шулай ук патриотик тәрбия темасына багышланган иде.
Чаллыда Татарстан Республикасының урта һәм югары уку йортлары студентлары өчен экологик кейс-чемпионатның йомгаклау этабы узды. Быел җиңүчеләр «Шатлык» яшьләр үзәгендә ярышларда билгеләнде.
Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Зәй урамында рөхсәтсез чүп-чар ташлау турындагы мөрәҗәгать белән чыктылар. Территорияне карау барышында Дала Зәе елгасының су саклау зонасында төзелеш калдыклары чүплеге ачыкланды. Калдыкларны ташлау мәйданы 320 кв.м тәшкил итә иде.
Бөгелмәнең 15 нче «Светлячок» балалар бакчасында «Безнең якларда кышлаучы кошлар» дигән мавыктыргыч экология дәресе узды. Бу тема белән бакчада тәрбияләнүчеләрне Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары таныштырды.
Сулыкларда кислород күләмен үлчәү чаралары Татарстан территориясендә даими нигездә үткәрелә. Быел акция яңадан Түбән Кама районындагы Каракүл күленнән башланды. Сулык республикада иң зурлардан санала, ә аның яр буе зонасында Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр очрый. Су катламында шулай ук сирәк төр балыклар да яши. Аларны саклап калу өчен акция үткәрелә дә инде.
Мамадыш районын мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.