Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында республика елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту буенча фәнни-тикшеренү эшләре барышында ачыкланган проблемалы мәсьәләләрне хәл итү һәм тискәре йогынты факторларын бетерү өчен сынау объекты – Казансу елгасы мисалында төзелгән ведомствоара эшче төркемнең беренче киңәшмәсе булды.
2022-2024 елларда гамәлгә ашырылган «Казансу» фәнни-тикшеренү проектының нәтиҗәләре турындагы нотык белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева чыгыш ясады. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча су объектына тискәре йогынтының 830 факты ачыкланган. «Ирекле агым» проекты кысаларында, «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән, ике ел эчендә агач өемнәренең 55 урыны сүтелгән һәм 800 капчыктан артык чүп-чар җыелган.
Киңәшмә эшендә су объектларының экологик торышы өчен җаваплы төп ведомстволар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Арча һәм Биектау муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре, Экология министрлыгының Үзәк һәм Төньяк территориаль идарәләре белгечләре катнашты.
Утырыш барышында Казансу елгасына һәм аның кушылдыкларына тискәре йогынты ясау факторларын бетерү мәсьәләләре җентекләп каралды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча эшче төркем тарафыннан ачыкланган хокук бозуларны бетерүгә һәм су объектларының экологик торышын яхшыртуга юнәлдерелгән эшләр башкару буенча конкрет тәкъдимнәр эшләнде.
Билгеләнгән чараларны үтәү барышы турында фикер алышу буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы киңәшмәсе бер айдан соң планлаштырыла.
Әлеге эш Татарстан Республикасының су объектларын саклау буенча комплекслы проект кысаларында башкарыла һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның бер өлеше булып тора.