2016 елгы халыкара “Парклар маршы” 22-26 апрельдә “Табигатьтә һәр нәрсә мөһим. Биологик төрлелекне саклыйк!” дигән девизлар астында үтәчәк. Ул аеруча саклаулы территорияләрнең әһәмиятен күтәрүгә, аларны җәмәгатьчелек яклавына алуга, гражданнарны тыюлыкларны, милли паркларны, табигать һәйкәлләрен гамәлдә саклауга җәлеп итүгә юнәлтелә.
Мәктәп балалары “2016 елгы Парклар маршы” халыкара табигать саклау акциясенең шәһәр этабында катнашырга чакырыла. Чара 1-16 майда Казан шәһәренең балалар экология-биология үзәгендә үткәреләчәк. Максаты – яшь буынга экологик аң иңдерү һәм аны табигать саклауга җәлеп итү.
Яшь биологлар һәм экологлар VII “Еланчык” шәһәр экология форумында катнашырга чакырыла. Ул яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән озайлы ачык “Зилант” экологик проекты кысаларында 9 апрельдә Казан балалар экология-биология үзәгендә үткәрелә. Кече классларда укучылар форумының төп темасы: “Татарстан туфракларын саклау”.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында җир асты байлыкларын куллануга аукционнарда катнашу өчен документлар конвертларын ачу процедурасы үткәрелде, шулай ук аукционнарда катнашуга гаризаларны теркәүгә йомгак ясалды. Җирле әһәмияттәге 11 җир асты байлыклары кишәрлеген кулланышка бирергә тәкъдим ителгән, шулардан 10 кишәрлек буенча аукционнарда катнашуга гаризалар бирелгән иде. Пичәтләнгән конвертларны
Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә 22 мартта Бөтендөнья Су ресурслары көне үткәрелә. Чараның беренче өлешендә Рус географик җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты отрядының фото күргәзмәсе ачыла, анда “Суыклык полюсы”, “Антарктида-100”, “Россиянең Поляр түгәрәк арты”, “Поляр түгәрәк” дигән дөнья рекордларын кую барышында экспедиция әгъзалары төшергән фотолар тәкъдим ителә. Икенче өлештә су асты тикшеренүләре: су астында
Республика халкының табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия телефоны, электрон почта, “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аркылы биргән барлык хәбәрләре Республика иҗтимагый экологик кабулиятенә керә. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплекләр, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атм
Яшь экологлар, биологлар, географлар һәм журналистлар “Кеше һәм биосфера” дигән Ерак Көнчыгыш еллык экологик яшьләр конкурсында катнашырга чакырыла. Чара Россия Фәннәр Академиясенең Ерак Көнчыгыш бүлекчәсенең Биология-туфрак институтында 31 марттан 1 апрельгә кадәр үткәрелә. Быел ул халыкара статуслы, чөнки анда Азия-Тын Океан төбәге илләренең мәктәп балалары һәм студентлары да катнашачак.
Конференция-конкурста үзләренең тикшеренү эшләрен һәм проектларын тәкъдим итүче 7-22 яшьләрдәге балалар
Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең
Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының профильле белгечлекләргә укучы студентлары өчен “Экология һәм тотрыклы үсеш. Россия Федерациясендә экологик идарә итү” дип аталган лекция укыды