ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм аның урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау максатыннан, Татарстан территориясен вертолеттан күзәттеләр. Очыш вакытында Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарында рөхсәтсез калдык ташлау урыннары табылды. Кама елгасы акваториясе гомуми таралган файдалы казылмалар чыгару буенча тикшерелде, рөхсәт документларын тикшерү турында йөкләмә бирелде. Рейд кысаларында 

Бүген Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән “ЭКОЛАБ” компаниясе гомуми белем бирү мәктәпләре арасында үткәргән “Кәгазьгә – икенче гомер!” конкурсына йомгак ясалды. (Конкурсның максаты – яшь буында экологик җаваплылык тәрбияләү һәм урманнарны саклау максатында макулатура җыюны арттыру.)

Конкурста җиңүчеләр:

“2014-2015 уку елында иң күп макулатура җыю” номинациясендә – 34нче, 52нче урта мәктәпләр;

 “10 ел эчендә 50 тоннадан артык макулатура җыйган мәктәп” номинациясендә – 45нче, 6нчы, 25нче, 23нче, 38нче мәктәпләр

2015 елның 28-30 октябрендә Мәскәүдә “Әйләнә-тирәлекне саклауны һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүне дәүләти көйләү 2015” IX бөтенроссия конгрессы уздырыла. Оештыручысы – “Социаль-экономик үсеш агентлыгы” (“АСЭРГРУПП” ҖЧҖ). Чарада Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Росприроднадзор, Главгосэкспертиза, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Үзәк ФО буенча Росприрод­надзор департаменты вәкилләре катнашачак. Доклад темалары:

– җитештерүгә экологик контроль (2015-2016 елгы новацияләр);

– дәүләти экологик күзәтчелекне тормышка ашырганда юридик затларның хокукларын яклау;

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы террито­риаль идарәсе инспекторлары Кайбыч районы Соравыл авылында табигать саклау законнары бозылу фактын ачыклады. “Ак Барс Кайбыч” ҖЧҖнең 3нче филиалы товарлыклы сөт фермасында мөгезле эре терлекне җәйге тоту утары Өрем елгасы яр буенда су саклау зонасында урнашкан булып чыкты. РФ КоАП 8.13 ст. 1 ө. (“Су объектла­рының су җыю зонасында 

13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев “Водоканал” предприятиесенең Идел елгасындагы чистарту корылмаларының агызу участогын карады. “Фламинго” экоаналитик судносы ярдәмендә суның торышына контроль ясалды, арытаба Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясендә тирәнрәк анализлау өчен су пробалары алынды. “Фламинго” судносы суның төп физик-химик параметрларын (температурасын, чагыштырма электр үткәрүчәнлеген, минераллашу кимәлен, кислород һәм водород ионнары концентрациясен, окисьлашу-кайтарылу потенциалын) ике тирәнлектә өзлексез үлчәүне тәэмин итүче батырма датчиклар белән җиһазланган, бу суның торышын оператив күзәтергә мөмкинлек бирә. Батырма датчиклардан килгән белешмәләр реаль 
Җирләрнең уңдырышын саклау максатыннан, Азнакай муниципаль районында гомуми таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгарганда бозылган җирләрне рекультивацияләү башланды. 9 авылның 8.56 гектар мәйданында эшләр инде башкарылган. 2016 елда ул кишәрлекләргә агач утырту һәм тагын алты законсыз казу урынын рекультивацияләү күздә тотыла. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторларының һәм Татарстан буенча Росреестр идарәсенең Азнакай районындагы уртак эшләре нәтиҗәсендә 
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булып, җитештерү объектларын карады һәм төзелештә кулланылган табигать саклау технологияләре белән танышты. Аерым алганда, “ТАНЕКО”ның чистарту корылмаларын карады, ә анда чистарту өчен сепарация, мембраналы биореакторларда ультрафильтрация, сорбция, ультрамиләүшә зарарсызлау алымнары кулланыла. Агынтыларны чистартуның нәтиҗәлелеге 90%ка, ә кайбер 

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Мәскәүдә “Экологик культура һәм мәгариф: төбәкләр диалогы” дигән 2нче бөтенроссия очрашуы булып узды, анда Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Федераль экологик советы каршындагы Экологик культура һәм агарту комиссиясенең 2015 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чара кысаларында “Балаларның беренче бөтенроссия экологик фестиваленең региональ чарасы” дигән бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан 

9
октябрь, 2015 ел
җомга
22-23 октябрьдә Мәскәүдә “Кеше сәламәтлеге һәм экология – 2015” IV халыкара форумы үткәрелә. Чараның максаты – дәүләти хакимият органнарының, фәнни һәм иҗтимагый даирәләрнең сектор-ара бәйләнешләрен үстерү, гражданнарны зарарлы әйләнә-тирәлек факторларының тискәре йогынтысыннан саклау, химик һәм биологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, Россиядә экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек җитештерү күләмнәрен арттыру юнәлешендәге дәүләти-иҗтимагый чараларны әзерләү һәм камилләштерү. Форум Россия Саулык саклау министрлыгы, Россия Табигый байлыклар һәм 

8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Камада “Россия Федерациясендә углеводород чималын тирән эшкәртүне үстерү” халыкара фәнни-гамәли конференциясе утырышы бара. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының министрлык һәм тармак җитәкчеләре, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International