ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

 2 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр онлайн һәм офлайн форматта алтынчы «ЭкоТолк» халыкара экологик диктанты уза. Анда дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан катнашырга мөмкин — махсус мәйданчыкларда да, дистанцион рәвештә дә. Диктантны узып, сез үзегезнең экологик белем дәрәҗәсен тикшереп кенә калмыйча, нәтиҗәләрне дусларыгыз, туганнарыгыз һәм хәтта танылган кешеләр белән дә чагыштыра аласыз.

Министрлыкка чаллылылардан «Халык контроле» системасы аша көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез чүпләү турында мөрәҗәгать килде. Гариза Экология министрлыгының Кама буе идарәсенә тапшырылды.

Чистай һәм Алабуга яшь экологларның «Чиста мирас» олимпиадасына һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафонына кушылды.


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Игелек һәм хөрмәт декадасы кысаларында Министрлыкта өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләүне дәвам итәләр.  Бу юлы ветераннарны Көньяк-Көнчыгыш идарәсендә котладылар.

«Халык контроле» системасы аша килгән белдерүләрне карау кысаларында Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Идел буе районы территориясен тикшерделәр. Мониторинг барышында Мирный бистәсендә һәм Салмачы торак массивында санкцияләнмәгән чүплекләрне урнаштыру фактлары расланды.

Татарстан Экология министрлыгы СИБУР компаниясе ярдәмендә һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Казансу елгасы буендагы урман утыртмаларын реконструкцияләү буенча сынау проектын гамәлгә ашыра башлый.  Бу проект 2022 елдан алып барыла торган су объектларын экотернәкләндерү буенча комплекслы фәнни-тикшеренү эшенең яңа этабы булып тора.

Элегрәк Министрлыкка халыкның «Халык контроле» системасы аша Чаллыдагы чүплек турында мөрәҗәгате кергән иде.

Һөнәри бәйрәм — Укытучылар көне алдыннан Василий Дементьев (Алешкин-Саплык авыл җирлегендә мәгариф системасына нигез салучы, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, тугыз Ленин ордены кавалеры һәм Сталин премиясе лауреаты, СССР Авиация министры Петр Дементьевның әтисе) исемен йөртүче Алешкин-Саплык мәктәбендә Укытучы музее ачылды.  Идея – мәктәпне тәмамлаучыларныкы.

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә татарстанлылардан 4961 мөрәҗәгать килгән, аларның 4458 (89%) хәл ителгән инде.


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Татарстан Экология министрлыгы ветераннары бүген Шумбут урманында урнашкан уникаль экофермада булдылар. Бу сәфәрдә ведомствоның 35 ветераны катнашты, ул махсус рәвештә Игелек һәм хөрмәт көненә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International