Түбән Каманың “Акчарлак” балалар сәламәтлек лагерында экологик тәрбия юнәлешле “Түбән Камада чиста булыр” хәрәкәте сменасы дәвам итә. Смена кысаларында әйләнә-тирәлекне саклау чаралары, лекцияләр, экологик брейн-ринг, концертлар, экология буенча рәсемнәр һәм эшләнмәләр конкурслары уздырыла.
2015 елның 1 сентябреннән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика мәгълүмәт тарату чараларының эшен активлаштыру, экология тематикасын яктыртучы журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максатыннан үткәрә торган “Кеше һәм табигать” еллык республика конкурсына эшләр кабул ителә башлый. Конкурста республика, район, шәһәр күләмендәге электрон, басма, теле- һәм радио- мәгълүмәт тарату чаралары, шулай ук предприятие һәм оешмаларның мәгълүмәт чаралары катнаша ала.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 сентябреннән еллык “ЭКОлидер” конкурсы башлану турында белдерә. Конкурс әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлегенә булышу максатыннан үткәрелә. Материаллар 2015 елның
2015 елның 3-6 августында, Рус географик җәмгыятенең Чистай шәһәр бүлекчәсе башлангычы белән, Татарстанның кече елгалары буйлап “Экологик экспедиция” үткәрелде. Проект кысаларында җәмгыять яшьләренең Су астын тикшеренү отряды Чишмә, Прость һәм Кама елгалары буйлап катамараннарда йөзеп үтте. Йөзү 3 августта Яңа Чишмә авылында башланды. 6 август көнне Чистай шәһәрендә “Экологик экспедиция”дә катнашучыларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре каршы алды. Экспедициядә катнашучылар барысы да Министрлыкның мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Финишта Экология министрлыгы хезмәткәрләре, Рус географик җәмгыяте, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте вәкилләре катнашында Кама ярларын җыештыру акциясе үткәрелде.