Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Авыл территорияләре белән идарә итү стратегиясе: комплекслы якын килү» авыл җирлекләре башлыкларының квалификациясен күтәрү курсында чыгыш ясады. Очрашу барышында ул эшнең төп юнәлешләрен билгеләде һәм муниципаль җитәкчеләрнең сорауларына җавап бирде.
1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 5165 мөрәҗәгать кергән.
Лаеш һәм Түбән Кама районнарында нефть продуктларының түгелүен бетерү буенча комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Үзәк һәм Кама аръягы идарәләре инспекторлары керде.
Тукай районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Круглое Поле бистәсендә экологлар төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларының рөхсәтсез чүплеген, шулай ук эре габаритлы торак калдыкларын ачыкладылар.
Бүген «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган яшь натуралистларның республика слетын ябу тантанасы булды. «Байтик» лагере өч көн дәвамында елмаю, иҗат һәм, әлбәттә, уртак экологик проектлар белән тулы булды.
ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Бөгелмә районының Забугоровка авылында калдыкларны законсыз урнаштыру турында мөрәҗәгать килде. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.
Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Иреклелекне үстерү буенча ведомствоара совет утырышында булдылар. Очрашу Чаллы шәһәренең «Орион» яшьләр үзәгендә узды.
Бүген «Ак барс» балалар рәсемнәре, кул эшләре һәм постерларының иҗади конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә. Ул 1 октябрьдә башланды һәм 17 октябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә.
Әлмәтне мониторинглау кысаларында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. «Восход» коммерцияле булмаган бакча ширкәте территориясендә экологлар рөхсәтсез калдыклар туплауны теркәделәр.
Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай политехник техникумы студентлары белән бергә шәһәрне җыештыруга чыктылар.