Казанда гадел глобаль үсеш һәм куркынычсызлык өчен күп яклылыкны ныгыту мәсьәләләренә багышланган XVI БРИКС саммиты тәмамланды. Фикер алышу йомгаклары буенча катнашучылар Казан декларациясен кабул иттеләр, анда элек катнашучы илләрнең профильле министрлары караган күп кенә мәсьәләләр кертелде.
Халыкара зур мәчеләр альянсын булдыру тәкъдиме белән Һиндстан Республикасы 2023 елда Йоханнесбургта БРИКС лидерлары саммиты барышында чыгыш ясады. Мәчеләрнең аеруча зәгыйфь төрләрен саклап калуга һәм яклауга киләчәктә ярдәм итү максатларында уртак эшкә чакыруны илләр лидерлары Казандагы XVI берләшмә саммитында хуплады.
Берләшмәдә катнашучы илләр экологик юнәлештә тырышлыкларын хуплый. XVI саммит нәтиҗәләре буенча Казан декларациясендә БРИКС (BEST) экологик чиста технологияләр платформасы кысаларында «Чиста БРИКС елгалары» инициативасы алга таба үсеш алачак, дип теркәлде.