ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Салават Күпере» микрорайонында «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән СИБУРның «Яшел формула» программасы кысаларында агач утырту буенча маштаблы табигать саклау акциясе узды. Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендә 200 дән артык агач, шул исәптән чыршы, юкә һәм өрәңге, шулай ук 120 дән артык куак җиһанны бизәп торачак. Чарада 100 дән артык кеше катнашты, алар арасында ТР Экология министрлыгы вәкилләре, «Казаноргсинтез», ТР буенча Росприроднадзор, Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм шәһәрнең битараф булмаган халкы бар.


25
октябрь, 2024 ел
җомга

Әлмәттә төзекләндерү программасы кысаларында, 36 йорт яны территориясен яңартканнан соң, шәһәр урамнарын 120 алма, сирень һәм спирея үсентеләре бизи. Ленин урамында агачлар һәм куаклар утыртуда халык бик теләп катнашты, уңайлы яшел почмаклар булдыруга үз көчләрен куйды. 


18
октябрь, 2024 ел
җомга

«Россия кедрлары» бөтенроссия хәрәкәте кысаларында Казанда агач утырту буенча экологик акция узды. «Солнечный» тернәкләндерү үзәге балалары 6 эрбет агачы утырткан, бу агачлар хәзер алар территориясен бизи.


16
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Каманың 27 нче микрорайонында зур күләмле табигать саклау акциясе узды. Битараф булмаганнарның барысына да кушылырга мөмкин иде. Түбәнкамалылар җәяү йөрергә яраткан урыннарда яшь агачлар һәм куаклар утырттылар.


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Күз алдына китерәсезме, бүген Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары, «Алабуга» МИЗ һәм Росприроднадзор хезмәткәрләренең зур һәм тату командасы Түбән Камада 1000нән артык ылыслы агач үсентесе утыртты! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International