Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы БРИКС илләренең спорт уеннары вакытында «Фламинго» фәнни-тикшеренү корабы ярдәмендә Казансу елгасы акваториясендә патрульлек оештырды. Патрульлек җир өсте суларының торышын күзәтү һәм мониторинглау максатыннан үткәрелә. Бүген судно Киров транспорт дамбасы - Кремль транспорт дамбасы - Казансу елгасы акваториясе маршруты буенча үтте. NAECO компаниясе җитештергән «Фламинго» фәнни-тикшеренү корабында урнаштырылган барлык приборлар, җиһазлар һәм программа тәэминаты ватаныбызда эшләнгән.