16 журналист бүген экологлар белән бергә «Фламинго» судносында йөзәргә китте

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган зур матбугат туры кысаларында төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары Экология министрлыгының «Фламинго» фәнни-тикшеренү судносында экскурсиягә киттеләр. Бу фәнни станция су өслеген реаль вакыт режимында тикшерә ала һәм иң куәтле елга йөзмә лабораториясенә ия. Россиядә хәзер фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 5 шундый судно гына. 

Судно 2007 һәм 2022 елларда ике тирән модернизация узган.

Модернизацияләү кысаларында җиһазлар, программа тәэминаты яңартылып, техник һәм аналитик мөмкинлекләр киңәйтелгән. Үзебездә җитештерелгән судно табигатьне саклау комплексының программа тәэминаты һәм приборлары.

Экологик-аналитик контроль комплексы җир өстендәге табигый суларны оператив мониторинглау һәм тикшереп тору, су һәм су төбендәге грунт пробаларын алу, су өслегендә нефть пленкаларын автомат рәвештә табу өчен каралган. Судно су мохите параметрларын контрольдә тоту системасы, гидрохимик анализ комплексы, иярчен навигациясе, видеокамералар белән җиһазландырылган. Гидрохимик һәм гидрофизик күрсәткечләр, карталар төзеп һәм аларны исәпләү үзәгендә алга таба анализлап, реаль вакыт режимында алына.

Автоматик өзлексез режимда 16 күрсәткеч: 8 гидрофизик - эрегән кислородның масса концентрациясе, водород күрсәткече, оксидлашу-кайтарылу потенциалы, температура, УЭП, болганчыклык, тирәнлек, нефть элпәсе һәм 8 гидрохимик - нитритлар, хлоридлар, сульфатлар, фосфатлар, нефть продуктлары, фенол, тимер, марганец буенча тикшерә.

Шулай итеп, реаль вакыт режимында сулы тирәлекнең торышының тулы картинасы күренә.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы һәм БРИКС спорт уеннары вакытында судно Казансу акваториясендә патрульлек иткән.

2023 һәм 2024 елларда навигация чорында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты тарафыннан эшләнә торган тикшеренүләр программасы буенча 3 экспедиция башкарылган.

Экспедицияләр вакытында
Куйбышев сусаклагычының гидрохимик һәм гидрофизик торышы турында мәгълүмат банкы җыелган. Мәгълүматларны анализлау Куйбышев сусаклагычының тикшерелә торган кишәрлекләрендәге суларның тотрыклы торышын күрсәткән, табигый һәм антропоген факторлардан килеп чыккан аз гына локаль пычрану кишәрлекләренең булуын ачыклаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International