29 майда Бөтенроссия экологик «Яшел эшләр марафоны» кысаларында һәркемнең планетага ярдәм итү мөмкинлеге булачак.
20 майдан 5 июньгә кадәр «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте «Яшел эшләр марафоны» Бөтенроссия экологик акциясен үткәрә. Акция экогадәтләрне формалаштыруга һәм җәмәгатьчелекне экологик чараларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Татарстаннан табигать саклау акциясендә катнашучылар Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларына 190 мең балык маймычы чыгарды.