Хәзерге заман экологлары нәрсә белән очраша һәм экология өлкәсендә нинди һөнәрләр бар - бу хакта мәктәп укучыларына «Мега Казан» сәүдә үзәгендә «Экологик Хаб»та сөйләделәр. Профориентация чарасында ике көн эчендә Татарстанның 21 мәктәбеннән 550 укучы булды.
28 февральдә һәм 1 мартта «Мега Казан» сәүдә үзәгендә «Экологик Хаб» узачак. Бу инде өченче белем ярминкәсе - беренче тапкыр «ЭкоХаб» 2021 елның 18-19 февралендә узды. Проектның максаты-Татарстанның мәктәп укучылары арасында экологик һөнәрләрне популярлаштыру. Чара ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.