Автоматик контрольлек станциясе «188 нче лицей» белем бирү учреждениесе территориясендә Илһам Шакиров проспекты, 3г бинасы адресы буенча урнашкан һәм атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең беренче үлчәмнәрен ала башлады. Бүгенге көнгә бу автоматик станциядә углерод оксиды, аммиак, азот оксиды, азот диоксиды, водород сульфиды һәм күкерт газы кебек төп пычраткыч матдәләрне контрольдә тоту өчен газ анализаторлары бар.