ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Ел башында ТР Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын башлап җибәрде. Җәмгыятькә, табигатькә, кешеләргә игелек кылган һәр кеше бу акциядә  катнаша ала. 


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанлылар изге эшләр белән 20 дән артык постны бастырды. Бүген дә без сезнең белән «Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе укучыларыннан видеоролик белән уртаклашырга телибез. Карагыз, алар күпме файдалы экологик эшләр башкарганнар инде.


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Безнең игелекле эшләр һәм игелекле кешеләр исемлеге сезнең ярдәм белән тулыландырыла. Экологик чиста гамәлләр өчен һәркемгә рәхмәт!


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Игелек марафонына үзебезнең халык ярдәм итә һәм эстафетаны алга таба берсеннән берсенә тапшыра башлады. Без һәркемне күзәтәбез барабыз, барлык видеоларны карыйбыз һәм экологик чиста татарстанлылар саны артуына шатланабыз.


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Катнашуы бик гади – табигать, җәмгыять, кешеләр өчен файда китерәчәк игелекле эш эшләгез. Бу өмәдә катнашу, урман утырту, чишмәләрне төзекләндерү, ишегалдын чистарту, кошлар өчен җимлек ясап элү һәм сезнең тирәдәге кешеләргә рәхәтлек китерерлек нәрсәләр булырга мөмкин. Иң мөһиме– безнең дөньяны чистарак, яхшырак, игелеклерәк итәргә омтылу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International