Бүген бөтен республика буенча «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнашты.
Бүген бөтен республика буенча «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. 20 меңнән артык волонтер 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртты. Президент Рөстәм Миңнеханов Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә үсентеләр утыртуда катнашты, бу участокта барлыгы 300 чыршы һәм нарат утыртылды.