Россиянең экологик яшәү рәвешен популярлаштыру һәм экологик җәмәгатьчелеген үстерү порталы https://ecowiki.ru/ «КрышкоИгры», «Балалар «рәхмәт» әйтә», «Экологик ишегалды», «Урман утырт» һәм «Табигатьне саклау» акцияләрен үткәрә. Катнашу өчен теркәлү узарга һәм бәйге шартларын үтәргә кирәк.
«Экология» илкүләм проектын тормышка ашырырга булышу, экологик эшкуарлыкка этәргеч бирү, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендәге экология проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект-программаларны үстерү – «Инновацияле бизнес-навигатор» 2021 проектының максатлары шуннан гыйбарәт.