Бүген Татарстанга эш визиты белән Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова килде, дип хәбәр ителә ТР Президентының рәсми сайтында.
Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге вәкилләре, «Чиста булачак» республика экологик хәрәкәте активистлары һәм битараф булмаган гражданнар белән бергә, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы яр буе зонасын һәм Лесное күлен чистарттылар. Чара ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча «Экология» илкүләм проекты кысасында узды.