Мамадыш районын мониторинглау барышында Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре законсыз рәвештә җир асты байлыкларын чыгару фактын ачыклаган һәм чикләгән. «Кара казучылар» балчык чыгарган урында тоткарланган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зәй шәһәре территориясендә уздырылган тикшерү барышында элекке асфальт-бетон заводы территориясендә туфракка битум ташлау фактын ачыклаган.