Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре лаборатория белгечләре белән берлектә Югары Ослан районы халыкыннан килгән шикаять буенча тиз арада урынга чыкты.
Федераль экспертлар “Экология” илкүләм проектын тормышка ашыру, су хуҗалыгы комплексын үстерү, максатчан чараларны тормышка ашыру, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә карата күзәтчелек эшчәнлеге һәм мониторинг ягыннан төбәкнең эшчәнлеге белән таныштырылды.