Стратегик инициативалар агентлыгы «ЭКА» хәрәкәте белән берлектә ил халкы арасында Россиядәге экологик вәзгыятьне бәяләү өчен «Экологик сораштыру» үткәрә. Сораштыру 20 декабрьгә кадәр Leader-ID платформасында дәвам итәчәк.
Ел ахырына кадәр һәркайсыгызның сезне борчыган экология өлкәсендәге проблемалар, эшчәнлегебездә сезгә кызыклы булган юнәлешләр турында сөйләү мөмкинлеге бар. Һәм иң мөһиме - без сезнең белән бергә, алга таба кая хәрәкәт итәчәгебезне һәм безнең уртак киләчәгебез нинди булачагын билгеләячәкбез!