ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән Яңа ел алды очрашуы булып узды. Ике сәгатьтән артык барган чарада экология министры Александр Шадриков берничә ел элек ведомство алдында торган глобаль бурычлар һәм аларның хәзер ничек хәл ителүе турында сөйләде. Саннар телендә сөйләсәк, соңгы җиде елда республиканың табигатьне саклау чараларына 71,8 млрд сум юнәлдерелгән. 40 млрд тан артыгы – бу предприятиеләр акчасы, 30 млрд –  федераль һәм республика бюджетларыннан финанслау. Шушы акчалар исәбенә (30 млрд77,1 млрд сум күләмендә ихтимал зыян булдырылмый калынган. Салынган һәр сум икеләтә акланган. «Экология» илкүләм проекты старт алганнан соң 6 ел эчендә 6 федераль проект,  гомуми 21,6 млрд.сумга  30 чара  гамәлгә ашырылган. 


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

«Алгарышлы үсеш стратегиясе» Евразия интеграция форумы кысаларында иртәгә Мәскәүдә «Экологик машина төзелеше» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International