Экология министрлыгының яшь белгечләре зона сайлап алу этабында өченче урынны алдылар һәм фестивальнең финалына үттеләр! Балалар «Вокал» номинациясендә «Пусть миром правит любовь» композициясе белән чыгыш ясыйлар.
Кичә кич Министрлыкның 25 яшь хезмәткәре Зеленодольск сәхнәсендә вокаль номер белән чыгыш ясады. Бу номинациядә 70 номер тәкъдим ителгән иде. Сайлап алу этабы йомгаклары буенча Министрлык командасы фестиваль финалына үтте.