2020 елның 23 нче апреленнән 5 нче маена кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар үзләренең эшләрен рәсем конкурсына җибәрде. Конкурс комиссиясе каравына 1176 эш керде. Тәкъдим ителгән материалларда балалар Бөек Ватан сугышында Җиңү көне һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы тематикасын чагылдырган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан АССРга 100 ел тулу кысаларында лекция үткәрелде. Ведомство хезмәткәрләре алдында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты белгечләре чыгыш ясады.