Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Экология министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсенең «Ирекле агым» сынау проектының өченче этабы дәвам итә, ул Казансу елгасын экологик тернәкләндерүгә юнәлдерелгән. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Бу ялларда Казансу елгасы буйлап массакүләм экойөзеш узды. Акция 54 волонтерны җыйды, бу соңгы дүрт елда мондый форматтагы иң зур вакыйга булды. Экологик йөзештә Экология министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.