Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буа районының “Акчарлак” балаларны савыктыру лагеренда экологик дәресләр үткәрделәр.
Белгечләр балаларга табигатькә көндәлек тормышта ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләделәр. Балалар суны һәм утны экономияләргә, калдыкларны сортларга аерырга, өмәләрдә һәм экоакцияләрдә катнашырга кирәклеген исләрендә калдырдылар.
Балалар шулай ук ни өчен батареяларны чүп контейнерына ташларга ярамаганын, урманда үзеңне ничек дөрес тотарга һәм караусыз калдырылган учакларның ни белән куркыныч булуын белделәр.
Һәр отрядка бүләккә табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган белешмәләр бирелде.
Дәрестән соң балалар алган белемнәрен практикада кулланырга булдылар. Алар Карл елгасы ярларын җыештырырга чыктылар. Балалар чүп җыеп, бу урынны матуррак һәм чистарак иттеләр.