Бүген Әлмәт сусаклагычында “Экологик иминлек” милли проекты кысаларында “Рәсәй суы” бөтенрәсәй акциясе узды.
Оештыручы - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә “SUNSUP” SUP-клубы.
Акциядә 20 волонтер катнашты. Алар сапбордларда йөзделәр һәм берничә сәгать эчендә 5 километр яр буе сызыгын чүп-чардан чистарттылар.
Активистлар сүзләренчә, йөзү вакытында алар Кызыл китапка кертелгән ташбаканы очратканнар:
“Без моны яхшы билге буларак кабул иттек. Чиста су кешеләргә генә түгел, анда яшәүчеләргә дә кирәк”.
Җыештыру йомгаклары буенча активистлар 500 кг чүп-чар җыйдылар.