Югары Арбаш мәктәбендә «табигатьне саклаучылар»дигән районара экологик квест үткәрелде.
Интеллектуаль ярышларда Кукмара һәм Мамадыш районнары мәктәпләреннән 7 команда катнашты. Квест барышында балаларга 12 тематик станция узарга кирәк иде. Алар табигатьне саклау темасына ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр, викториналарда катнаштылар, яфракларына карап үсемлекләрнең һәм агачларның исемнәрен билгеләделәр.
Квест нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булдылар:
I урын-Бөречек урта мәктәбе һәм Нырта урта мәктәбе командалары;
II урын-Березняк төп мәктәбе һәм Тавель урта мәктәбе;
III урын — Шәмәк төп мәктәбе, Байлангар урта мәктәбе һәм Югары Арбаш урта мәктәбе.
Призерлар дипломнар һәм истәлекле призлар алдылар.
Исегезгә төшерәбез, чара экологик белемнәрне, командалы эш күнекмәләрен үстерүгә һәм туган як табигатенә җаваплы мөнәсәбәткә юнәлдерелгән, бу «экологик иминлек»милли проекты максатларына туры килә.
Оештыручылар-Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк идарәсе, Кукмара районы мәгариф идарәсе һәм «Галактика»балалар иҗатын үстерү үзәге.