«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы кысаларында Татарстан 144 тонна эшләми торган электр җиһазларын эшкәртүгә тапшырган инде. Ә программа эшли башлаганнан бирле республика 320 тоннадан артык электролом җибәргән.
«Утильләштерү мәктәбе: электроника» республика территориясендә табигатьтән рациональ файдалану фонды белән килешү кысаларында 2022 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә программага эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге ике меңнән артык бюджет һәм коммерция предприятиесе кушылган, алар табигатьне саклауга үз өлешләрен кертеп кенә калмыйча, тотрыклы үсеш принципларына тугры булуларын да күрсәтәләр. Моннан тыш, оешмалар элек мондый калдыкларны утильләштерүгә юнәлдерелгән бюджет акчаларын да янга калдыра», – дип билгеләп үтте экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
Табигатьтән рациональ файдалану фонды советы рәисе Владимир Аленцин сүзләренчә, программа эшли торган 17 төбәк арасыннан Татарстан аеруча актив старт алган, һәм аның үсеше кызу темплар белән бара. Агарту акцияләрендә һәм чараларында мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар һәм оешма хезмәткәрләре катнаша. Бу экологик көн тәртибенең яңа трендка әйләнүе турында сөйли, аңа Россия компанияләре дә иярә.
Электрониканы утильләштерү программасына тагын да күбрәк компанияләр һәм предприятиеләр кушыла. Бу көннәрдә «Татшина» компанияләр төркеме 8 тонна эшләми торган техника калдыкларын эшкәртүгә тапшырган. Хезмәткәрләрнең һәм клиентларның активлыгы нәтиҗәсендә экологик җаваплы предприятие ТР коммерция предприятиеләре арасында җыелган калдыклар күләме буенча алдынгы урыннарны алганнар.
«Программаның экологик акцияләрендә актив катнашучы «Татшина» кебек социаль җаваплы компанияләр рециклингта әйләнә-тирә мохиткә ярдәм итү мөмкинлеген, шулай ук хезмәткәрләрнең һәм клиентларның экологик таләпләренә туры килү мөмкинлеген күрә. Мондый уңай үзгәрешләр экология һәм икътисад өчен озак вакытлы уңай нәтиҗәләргә китерәчәк һәм предприятиеләргә экологик куркынычларны киметергә, конкурентлык сәләтен арттырырга һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип өстәде Владимир Аленцин.
Исегезгә төшерәбез, проектка мәктәпләр, хастаханәләр, социаль оешмалар, бюджет учреждениеләре, шулай ук ташламалы шартларда коммерция оешмалары бушлай кушыла ала. Электрон һәм көнкүреш приборларын түләүсез һәм экологик яктан куркынычсыз утильләштерү белән кызыксынучыларның барысы да программа сайтында теркәлергә тиеш: eko-fond.ru.
Программа кысаларында инде үз срогын үтәгән телефоннар, принтерлар, мониторлар һәм компьютерлар кебек көнкүреш һәм электрон җайланмалар эшкәртеләчәк һәм Мордовиядәге табигатьтән рациональ файдалану фонды заводында икенчел әйләнештә икенче гомер алачак. Предприятиедә көнкүреш техникасын эшкәртү өчен махсус линияләр, шулай ук кирәкле җиһазлар: ваклагычлар, пресслар һәм бушату-төяү техникасы бар. Утильләштерү процессы берничә этаптан тора, бу исә эшкәртүнең тирәнлегенә ирешергә мөмкинлек бирә. Кулдан сүтү этабында элементлар, детальләр һәм төеннәр аерыла. Алга таба алдагы этапта чыгарылмаган кисәкләр корычка, төсле металларга, катнаш пластмассаларга, уретанга һ.б. бүленә. Аннары алар механик рәвештә ваклана һәм төрләренә карап сортларга аерыла. Кабат җитештерүгә кертелергә тиеш булмаган калдыклар пиролиз ягулыгы җитештерү өчен файдаланыла.