Татарстан «Россия суы» акциясендә өч тапкыр җиңүче

2023 елның 3 декабре, якшәмбе

Татарстан янә «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә җиңүче булды («Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты). Бүген Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында ВДНХда ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавскийга җиңүче дипломын тапшырдылар. «Минем барлык татарстанлыларны да котлыйсым килә! Без тагын җиңдек! Бу бик яхшы! Акция иң яраткан чараларның берсе булды, чөнки Татарстан – күп сулы төбәк, республикабыз территориясенең 6,4 проценты су белән капланган, һәм һәр татарстанлы безнең елгалар, безнең күлләр һәм аларның чисталыгы һәркемнең экологик активлыгына бәйле икәнен аңлый», – дип билгеләп үтте ул.

Быел Татарстанда яр буе территорияләрен чистарту чараларында 323 меңгә якын кеше катнашкан, 9 мең чакрымга якын яр чистартылган һәм 22 мең куб.м. чүп-чар җыелган. Татарстан Республикасы акциядә 2019 елдан бирле катнаша һәм 2021 һәм 2022 елларда ярларны җыештыру буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә җиңүче булды. Бүген татарстанлылар республикабызда иң актив эковолонтерлар яшәвен кабат расладылар.

Акциянең 10 нчы, юбилейлы сезонында Россиянең барлык төбәкләрендә 1 576 711 кеше җыештыруга чыккан, гомуми тырышлык белән 38 459,4 км яр буе чистартылган һәм 1 847 737 капчык чүп-чар җыелган.

«Бүген без иң актив биш төбәк министрлыклары җитәкчеләрен генә түгел, без бу төбәкләрдән акцияләрдә катнашучы барлык кешеләрне дә бүләклибез! Күп кенә волонтерлар елына күп тапкырлар өмәгә чыга, шуның аркасында иң актив төбәкләрдә генә дә бер сезонда 500 меңнән артык катнашучы җыела!» –  дип ассызыклады Россия Табигать министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм көйләү департаменты директоры Роман Минухин.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков күп тапкырлар билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу акциягә – аеруча дулкынландыргыч мөнәсәбәт, мондый волонтерлыкка кушылучы халык саны арта бара. «Безгә теләктәшлек күрсәтеп, ял көннәрен елга-күл ярларын генераль җыештыруга багышлаган һәркемгә рәхмәтлебез. Бу җиңү – һәр татарстанлының казанышы! Экология берләштерә!» – дип ассызыклады ул. Александр Шадриков шулай ук «Россия суы» акциясен оештыручыларга да һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Белешмә өчен:

Су объектлары ярларын чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясе «Экология» илкүләм проекты кысаларында (РФ Президенты Владимир Путин инициативасы) 2014 елдан бирле үткәрелә. Бу ел «Россия суы»  өчен унынчы, юбилейлы ел. Акция уздырылган вакытта 9,5 млн. кешегә өмәгә кушылган, ә сулыклар ярларыннан 10,9 миллион капчык чүп-чар җыелган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International