Экология министрлыгының йомгаклау коллегиясендә «Геология үзәге» ФҖБ» ДБУ җитәкчесе Марс Вәлиев халыкны эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү проблемаларын җиткерде

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ директоры табигать саклау ведомствосының йомгаклау коллегиясендә доклад белән чыгыш ясады. Марс Вәлиев, Татарстанның җир асты су ресурсларына бай, әмма җир асты сулары белән тәэмин ителеш яхшы булуга карамастан, су белән тәэмин итүнең төп проценты өслек чыганакларына туры килә, дип сөйләде. Халыкның 30 проценты гына җир асты суларын куллана. Монда берничә сәбәп бар: әйтик, разведкаланган чыганаклар тулысынча үзләштермәгән, су алу төеннәрен төзү һәм төзекләндерү өчен зур күләмдә финанс чыгымнары таләп ителә. «Республикада яшәүчеләрне сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү максатында җир асты суларының яңа чыганакларын ачыклау өчен, 2013 елдан башлап Татарстан бюджетыннан 189,4 млн.сум күләмендә акча бирелде. Геологик разведка эшләре алып барыла, эчә торган җир асты су запаслары раслана, санитар саклык зоналарының чикләре билгеләнә. Шул ук вакытта муниципаль берәмлекләр һәм су алу җайланмалары милекчеләре җирләрне резервларга, су алу корылмаларын төзекләндерергә һәм санитар саклау зоналарын кадастр исәбенә куярга ашыкмыйлар, бу еш кына эчәргә яраклы суның сыйфаты начараюга китерә»,– дип билгеләп үтте спикер.  Җирләрне вакытында резервламауның тискәре мисалларының берсе – Казан шәһәрен су белән тәэмин итү өчен стратегик резерв булып торучы Столбище җир асты сулары чыганагына бәйле вәзгыять.

Әле 2002 елда ук су алу корылмаларын төзү өчен мәйданнар бүлеп бирелде, район хакимиятенә җирләрне резервларга киңәш ителгән. Әмма бу мәсьәләләргә артык игътибар биреп тормау аркасында проектланган мәйданчыкларның 60 процент өлеше төзеп тутырылган. Нәтиҗәдә, 2019 елда, төзелешләргә бәйле рәвештә, бу чыганактагы запасларны яңадан бәяләргә һәм су алу корылмасы өчен яңа координаталар проектларга туры килгән.

Бүгенге көндә запасларны яңадан бәяләү эшләре тәмамланды, 11 су алу төене өчен яңа координатлар билгеләнде, су алу корылмалары өчен 2 мәйданчыны резервлау эше уздырыла.

Докладчы башка мисалларны да китерде, авыл торак пунктларында яшәүчеләрне сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итүдә төп проблемаларны билгеләде:

- авыл җирлекләрендәге су алу корылмаларының күбесе 70-80 еллардагы скважиналарны файдалана;

- су алу корылмалары бик нык тузган һәм җир асты суларын пычрату чыганагына әверелергә мөмкиннәр;

- техник документлар булмау сәбәпле, аларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту өчен су алу корылмаларының бердәм реестрын булдыру мөмкин түгел, бу җир асты сулары ятмаларының вакытыннан алда бетүенә китерергә мөмкин.

Бүген Татарстан территориясендә эчә торган су белән тәэмин итү максатында берле һәм берничә су алу корылмаларына 1004 лицензия рәсмиләштерелгән, шул исәптән 905 лицензия Экология министрлыгы тарафыннан бирелгән һәм 99 лицензия Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык тарафыннан бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International