Хәзерге вакытта Казанда 7 кар эретү пункты эшли. Әмма, явым-төшем күп булуга бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыккан вакытта, башкалада шулай ук вакытлыча кар өю урыннары да каралган. Алар түбәндәгеләр:
1) Васильченко урамы, 41в йорты, Путейская урамы, 10 йорт (Киров һәм Мәскәү районнары);
2) Порт урамы (А. Халиков урамына таба), Порт урамы (тимер юллар арасындагы электр линияләре буенда һәм Халиков урамында), «Горводзеленхоз» тресты муниципаль унитар предприятиесенең җиләк-җимеш питомнигы янындагы Мирный торак массивы (Вахитов һәм Идел буе районнары);
3) Ф. Әмирхан һәм М. Миль урамнары киселеше – автобазар тирәсендә (Авиатөзелеш һәм Яңа Савинов районнары);
4) Дәрвишләр торак массивы (Казан оптика-механика заводы артында), Самосырово торак массивы янында (3 пункт), «Җиденче күк» территориясе тирәсендә (Совет районы).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, карны вакытлыча туплау урыннарын тәкъдим итү Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкаләтләренә керә. Башкарма комитет һәр кишәрлеккә карны вакытлыча урнаштыру урыннарын карап тоту һәм эксплуатацияләү өчен җаваплы кешеләр билгеләде. Шулай ук җаваплы затлар һәм җирле үзидарә органнары җиргә һәм туфракка тискәре йогынтыны булдырмау чараларын оештырырга (РФ Җир кодексының 12 ст., 13 ст.), туфракны тискәре йогынтыдан саклау чараларын планлаштырырга һәм гамәлгә ашырырга тиеш (шул исәптән, алар югарыда аталган 2.1.3684-21 санитария-эпидемиология кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш). Шул исәптән, вакытлыча кар җыю урыннарына каты коммуналь һәм башка калдыкларны урнаштыру тыела, явым-төшем күләменең зур булуына бәйле гадәттән тыш хәлләр чорында кар массаларын күпләп җыймаска һәм аларны шул урында озак тотмаска. Карны юк итү өчен, даими рәвештә шәһәрнең кар эретү пунктларына илтергә кирәк. Моннан тыш, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, карны вакытлыча җыю урыннарын кулланганнан соң, җаваплы затлар язгы гомумшәһәр икеайлыгы башланганчыга кадәр күрсәтелгән территорияләрне тиешле санитария-экология халәтенә китерергә тиеш була. Министрлык әлеге йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотачак.
Кар эретү пунктларына кар чыгару мөмкинлеге булуга да карамастан, инспекторлар тарафыннан хокук бозулар ачыклана тора. 2021/22 еллар аралыгында Министрлык гражданнардан 27 мөрәҗәгать кабул итә. Аларның һәркайсы буенча тикшерү үткәрелә. 15 законсыз кар җыю урыны ачыклана. Исегезгә төшерәбез, кар массаларын тиешле булмаган урыннарда җыйган өчен «Җитештерү һәм кулланыш калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы һәм «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясы нигезендә административ җаваплылык каралган.
Үз чиратында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тагын бер кат хәбәр итә: әгәр сез санкцияләнмәгән кар ташлау урынын тапкансыз икән, түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итүегез сорала:
- (843) 267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабул итү бүлеге буенча;
- +7987216979 номерына бәйле WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары буенча;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясе аша;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.