2018 елның 31 мартына кадәр Татарстандагы фотосөючеләр Рус география җәмгыятенең "Иң гүзәл ил" IV фотоконкурсында катнаша ала. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау, шулай ук фото сәнәгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
26 гыйнварда Рәссамның үзәк йортында "Беренчел хәлендәге Россия" V Россиякүләм фестивале старт алачак. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Табигый фестивальдә быел берничә проект күрсәтеләчәк: Wildlife Photographer of the Year табигый фотографияләр конкурсында финалга чыгучыларның һәм җиңүчеләрнең күргәзмәсе, Антарктидага багышланган "Беренче юл салучы рус эзләре буйлап" экспозициясе һәм космостан төшерелгән сурәтләр.