Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Әлмәт районында законсыз карьер ачыклады. Кәләй торак пунктыннан ерак түгел экскаватор гомумтаралган файдалы казылмалар (балчык) чыгара.