“Су объектларының антропоген эвтрофикацияләнүе процессларының глобаль таралуы: проблемлар һәм аларны хәл итү юллары”. Катлаулы атамалы конференция дөньякүләм масштабтагы мәсьәләләрне ача - зәңгәр-яшел суүсемнәр белән көрәш. Цианотоксиннар, аларның төрчәләре, һәм төп сорау – ничек көрәшергә? Бүген Татарстанда экологлар, биологлар, бөтен дөньядан җыелган галимнәр тәҗрибә уртаклашты. “Су объектларының пычрануы, эвтрофикацияләнүе – бөтен дөнья өчен актуаль. Шуңа күрә без Россиянең фән әһелләрен генә чакырмадык, конференция халыкара характерда. Су объектларын саклау бөтен дөнья өчен чиктән тыш әһәмиятле һәм Татарстанның әйтер сүзе бар.