ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 28 ноябрендә республика яшьләренең 3нче “Саф караш” ачык социаль-экологик реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелә. Конкурсны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага карата үз фикерен әйтү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрә. Аңа Россия Федерациясенең 53 субъектыннан барлыгы 1000ләп эш кертелде. Конкурста җиңүчеләр Казанга чакырылып, монда аларга истәлекле бүләкләр һәм кыйммәтле призлар тапшырылачак.
2014 елның 9 ноябрендә Казанның “Мирас” универсаль спорт комплексында, Татарстан Дәүләти һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында, өстәл теннисы ярышлары булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы 10нчы урынны алды. Командалар арасында ул хәзер 5нче урында тора.
Санкт-Петербургта 2014 елның 3-5 декабрендә “Калдыклар рециклингы” дигән XV халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
Чарада тармак бизнесы вәкилләре, галимнәр, экспертлар, дәүләт хезмәткәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Россиядә икенчел чимал рециклингы нигезендә яңартмалы ресурслардан материаллар ясау буенча яңа индустрия тармакларын тизләтелгән рәвештә төзү һәм үстерү мәсьәләләре тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International