ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге экологик куркынычсызлык стратегиясе” проектына җәмәгать тикшерүе процедурасы уздырыла. Документта элегрәк Россия Таби­гать министрлыгы әзерләгән “Россия Федерациясен 2030 елга кадәр экологик үстерү өлкәсендә дәүләт политикасы нигезләре”ндә формалаштырылган табигать саклау көйләүләрен үстерү приоритетлары исәпкә алынган, дип хәбәр итә Россия Федера­циясенең матбугат хезмәте. Әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге приоритетлар “Әйләнә

Классификация дәүләт балансы исәпкә ала торган 200дән артык төр файдалы казылма хәзинәләрен раслау мәсьәләләрен көйли, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгының матбугат хезмәте. Яңа Классификациянең принципиаль аермасы чыгарыла торган хәзинәләр категориясен аерудан һәм яткылыкларны куллануның техник проектларын эзләп табылган хәзинәләрне раслауга кадәр үк әзерләү мөмкинлегеннән тора. Яңа Классификацияне куллану Россия Федерациясе Дәүләт хәзинәләре балансындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм минераль чимал базасын үстерүне дәүләти 

Россия Табигать министрлыгының “Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның кодларын формалаштыру һәм аларны ярашлы объектларга беркетү тәртибен раслау турындагы” боерыгы Россия Юстиция министрлыгында расланды, диелгән Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында. Боерык объектларга вакыт белән кабатланмый һәм шул объект бетерелгәнче сакланырга тиешле уникаль номер – объект коды беркетү тәртибен билгели. Шуның белән әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектлар турында дөрес белешмәләр алуны


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Документ буенча, объектларны дәүләти исәпкә салу өчен нигез булып үзендә объект, аның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында тулай белешмәләр, рөхсәт документлары булу турында һәм объектның әйләнә-тирәлекне саклау чаралары күрүе турында белешмә­ләр булган гариза тора. Расланган формада эшмәкәрләр бирә торган белешмә­ләрнең тулы­лыгын исәпкә алып, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы боерыгы белән, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең атмосфера һавасына чыга­рыла торган зарарлы матдәләр

Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтын­да Экология елына әзерлек буенча эш төркеменең беренче утырышын ике айдан соң Мәс­кәүдә, “Экотех” халыкара күргәзмә-форумы кысаларында үткәрергә ният ителә, диелгән.

Россия табигать министры Сергей Донской инде берничә тапкыр: “Экология елы – бизнес өчен дә, федераль һәм региональ хакимиятләр өчен дә җаваплылык булып тора. Ул нәтиҗәлерәк идарә моделенә

Яшь экологлар, биологлар, географлар һәм журналистлар “Кеше һәм биосфера” дигән Ерак Көнчыгыш еллык экологик яшьләр конкурсында катнашырга чакырыла. Чара Россия Фәннәр Академиясенең Ерак Көнчыгыш бүлекчәсенең Биология-туфрак институтында 31 марттан 1 апрельгә кадәр үткәрелә. Быел ул халыкара статуслы, чөнки анда Азия-Тын Океан төбәге илләренең мәктәп балалары һәм студентлары да катнашачак.

Конференция-конкурста үзләренең тикшеренү эшләрен һәм проектларын тәкъдим итүче 7-22 яшьләрдәге балалар

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең

Бүген Санкт-Петербургта су ресурсларына антропоген йогынтыны киметүгә һәм калдыклар белән эш иткәндә экологик куркынычсызлык чараларына багышланган VII халыкара “Экология” форумы башланды. Форумның төп темалары: Россия Федерация­сендә әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт политикасы, эчә торган су сыйфатын күтәрү, коммуналь су аеруда


1
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Россия модель сайлау алдында тора – я пычраткычларны җайга салуның тради­цион схемасы, я ташлауларга квоталар сату системасын кертү, я углерод салымы. Шул ук вакытта, һәр вариант ил экономикасы өчен нәтиҗәләрне тирәнтен исәпкә алуны һәм системалы анализ ясауны сорый, диелгән Табигать министрлыгының рәсми сайтында.

Бизнес бу өлкәдә хөкүмәт белән тигез җаваплы, шуңа күрә аңа, иң зур игътибарны түбән углеродлы инновацион технологияләрне үстерүгә һәм иңдерүгә биреп, үз климат стратегиясен үстерергә кирәк.

2016 елгы халыкара “Парклар маршы” 22-26 апрельдә “Табигатьтә һәр нәрсә мөһим. Биологик төрлелекне саклыйк!” дигән девизлар астында үтәчәк. Ул аеруча саклаулы территорияләрнең әһәмиятен күтәрүгә, аларны җәмәгатьчелек яклавына алуга, граждан­нарны тыюлыкларны, милли паркларны, табигать һәйкәлләрен гамәлдә саклауга җәлеп итүгә юнәлтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International