ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

“Экологик үсеш – Evolution Awards 2016” бөтенроссия премиясенә дәгъва гаризалары кабул ителә башлады. Премия Россия Федерациясе территориясендә тотрыклы үсешнең экологик аспектлары һәм “яшел” технологияләрне үстерү һәм куллану өлкәләрендәге казанышлар өчен биреләчәк. (“Яшел” технологияләр дип ресурс саклаучы технологияләр һәм табигый ресурсларны яңадан торгызу технологияләре аңлана.) Конкурс комиссиясен Россия табигый байлыклар

“Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” федераль законның 18 ст. ярашлы рәвештә үз хуҗалык итү һәм башка эшчәнлекләре аркасында калдыклар барлыкка килә торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары калдыклар барлыкка килү нормативлары һәм аларны урнаштыру лимитлары проектларын (ПНООЛР) әзерләмиләр, ләкин вәкаләтле дәүләт хакимияте органнарына калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында хисаплар (арытаба ‒ Хисаплар) бирәләр. Региональ дәүләти экологик күзәтчелек астындагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына (арытаба ‒ Министрлык) хисап елыннан соңгы һәр елның 1 мартына кадәр Хисаплар бирергә тиешле. Министрлык Хисапларны үзенең территориаль идарәләре аша кабул итә һәм контрольдә тота. Хисапларны кабул итү һәм контрольдә тоту өчен

Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтын­да Экология елына әзерлек буенча эш төркеменең беренче утырышын ике айдан соң Мәс­кәүдә, “Экотех” халыкара күргәзмә-форумы кысаларында үткәрергә ният ителә, диелгән.

Россия табигать министры Сергей Донской инде берничә тапкыр: “Экология елы – бизнес өчен дә, федераль һәм региональ хакимиятләр өчен дә җаваплылык булып тора. Ул нәтиҗәлерәк идарә моделенә

Талантлы яшьләр, яшь галимнәр, балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары VI “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумында катнаша ала. Гаризалар 29 февральгә кадәр кабул ителә. Анда “Инновацияләр  территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Игелек территориясе”, “Куркынычсызлык территориясе”, “Спорт территориясе”, “Мәгълүмәт территориясе”, “Туган як территориясе”, “Тынычлык һәм татулык территориясе”, “Яшьләр территориясе” дигән 10 тематик мәйдан булачак. Иң яхшы проект һәм идеяләр Форумның финал күргәзмәсендә Татарстан җитәкчелегенә

Мәскәүнең “Крокус Экспо” үзәгендә 2016 елның 26-39 апрелендә “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган, ”Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астындагы халыкара “ЭКОТЕХ” үткәрелә. Күргәзмә һәм аның тирәсендәге әңгәмәләр су, һава, калдыклар, җир, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экотранспорт, урман байлыклары, шәһәр тирәлеге, экологик мониторинг һәм контроль, экологик хезмәтләр кебек барлык табигать саклау юнәлешләренә кагылачак. “ЭКОТЕХ”­ның эшлекле программасы пленар сессияләр, панель әңгәмәләре, эшлекле түгәрәк өстәлләр, брифинглар кебек төрле форматларны үз эченә алачак. Федераль экологик советның ачык хисап сессиясе үтәчәк, анда Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Экологиягә битараф түгелләр “Экотрадиция” халыкара интернет конкурсында катна­шырга чакырыла. Конкурс эшендә экологиягә багышланган һәм табигый байлыкларны рациональ куллануга юнәлтелгән үз экологик традицияңне ирекле рәвештә бәян итәргә кирәк (фотолар, инфографика

Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы 2016 елда геоло­гик өйрәнү өчен тәкъдим ителә торган җир асты байлыклары кишәрлекләренең беренче исемлеген раслады. Тулы исемлек Россия регионнарындагы Д1 категорияле 500 миллион чамасы тонналык һәм С3 категорияле 35 миллион чамасы тонналык 18 кишәрлектән тора. Татарстанда прогноз буенча Д1 категорияле 33.5 миллион тонна нефть хәзинәсе булган кишәрлек тәкъдим ителә.

Гаризаларны Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгының (Роснед­ра) территориаль органнары 2016 елның 1 февраленә кадәр кабул итә.

 

Яшь экологлар, биологлар, географлар һәм журналистлар “Кеше һәм биосфера” дигән Ерак Көнчыгыш еллык экологик яшьләр конкурсында катнашырга чакырыла. Чара Россия Фәннәр Академиясенең Ерак Көнчыгыш бүлекчәсенең Биология-туфрак институтында 31 марттан 1 апрельгә кадәр үткәрелә. Быел ул халыкара статуслы, чөнки анда Азия-Тын Океан төбәге илләренең мәктәп балалары һәм студентлары да катнашачак.

Конференция-конкурста үзләренең тикшеренү эшләрен һәм проектларын тәкъдим итүче 7-22 яшьләрдәге балалар

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең

Документ буенча, объектларны дәүләти исәпкә салу өчен нигез булып үзендә объект, аның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында тулай белешмәләр, рөхсәт документлары булу турында һәм объектның әйләнә-тирәлекне саклау чаралары күрүе турында белешмә­ләр булган гариза тора. Расланган формада эшмәкәрләр бирә торган белешмә­ләрнең тулы­лыгын исәпкә алып, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы боерыгы белән, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең атмосфера һавасына чыга­рыла торган зарарлы матдәләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International