«Экологик үсеш – Evolution Awards 2016» премиясенә гаризалар кабул ителә

2016 елның 2 феврале, сишәмбе
“Экологик үсеш – Evolution Awards 2016” бөтенроссия премиясенә дәгъва гаризалары кабул ителә башлады. Премия Россия Федерациясе территориясендә тотрыклы үсешнең экологик аспектлары һәм “яшел” технологияләрне үстерү һәм куллану өлкәләрендәге казанышлар өчен биреләчәк. (“Яшел” технологияләр дип ресурс саклаучы технологияләр һәм табигый ресурсларны яңадан торгызу технологияләре аңлана.) Конкурс комиссиясен Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской җитәкләячәк, дип белдерелгән Табигать министрлыгының рәсми сайтында.

Конкурс гаризалары 2016 елның 31 мартына кадәр басмача я электрон формада рус телендә кабул ителә. Басмача гаризаларны “Конкурс на соискание премии «Evolution Awards 2016” дигән тамга белән 19017 город Москва, Старомонетный переулок, 31, ФГБУ «Центральное бюро информации Минприроды России» адресына, ә электрон формадагы гаризаларны konkurs@greenevolution.ru адресына җибәрергә кирәк.

Чараны үткәрүгә бәйле сораулар буенча + 7 (495) 959 42 77 я +7 (925) 838 15 90 телефоннарына шалтыратырга була. Тулырак белешмәләр greenevolution.ru сайтында.

Премияне тапшыру тантанасы 2016 елның 28 апрелендә Мәскәүдә, “ЭКОТЕХ” күргәз­мә-форумында үткәреләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International