Бүген А.И. Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» дигән XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе барышында «Йомык цикл икътисады, калдыклар белән эш иткәндә энергетика нәтиҗәлелеге һәм экология куркынычсызлыгы» дигән секциядә циркуляр икътисад принципларын кертү зарурилыгы, калдыклар белән эш иткәндә энергия нәтиҗәлелеген һәм экологик куркынычсызлыкны арттыруга бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Катнашучыларны сәламләп, экология министры Александр Шадриков: «Хәзерге вакытта циркуляр икътисад дөньякүләм үсеш тренды булып тора һәм аңа күчү, бай минераль чимал базасы булуга карамастан, Россия өчен дә актуальләшә бара. Калдыклар белән эш иткәндә циркуляр икътисад принципларын кертү табигый чималны экономияләү, азык-төлек һәм материаллар әйләнеше чоры сизелерлек арту нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү рәвешендә шактый дивидендлар китерергә мөмкин. Гомуми энергетика нәтиҗәлелеге һәм экология куркынычсызлыгы белән дә шул ук хәлгә турыдан-туры бәйләнгән».
ТР Дәүләт Советы депутаты, сәнәгать калдыклары белән эш итү операторлары ассоциациясе президенты Марат Галиев тәкъдиме белән катнашучылар шулай ук федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында да фикер алышты. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «Төзелеш һәм ремонт калдыклары белән эш итү тәртибен раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары проектын эшләүдә уңай роле билгеләп үтелде, әлеге документ барлыкка килә торган калдыкларның күбрәк өлешен икенчел әйләнешкә кертүгә ярдәм итәр иде. Калдыкларның әлеге төре 100% диярлек эшкәртелергә мөмкин булуын исәпкә алып.
«Казан Экспо» мәйданчыгында «Йомык цикл икътисады, калдыклар белән эш иткәндә энергетика нәтиҗәлелеге һәм экологик куркынычсызлык» секциясе эше белән бер үк вакытта уникаль табигать комплексларын, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм торгызу, шулай ук үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. «Төбәкләрнең тотрыклы үсеше һәм биологик төрлелекнең сирәк төрләрен саклау модельләре буларак махсус сакланыла торган табигать территорияләре» секциясе кысаларында Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры Юрий Горшков, Россиянең Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) директоры Дмитрий Горшков, КФУның гомуми экология кафедрасы профессоры Татьяна Рогова, «Тыюлыклы Мордовия» ФДБУ, «Оренбург тыюлыклары» ФДБУ, «Шульган-Таш ДТЗ» ФДБУ җитәкчеләре үз тәҗрибәләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Чара кысаларында Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы оешуга 60 ел тулу уңаеннан шулай ук бүләкләр тапшыру тантанасы да булды. Республиканың экологик куркынычсызлыгын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының Атказанган экологы» дигән мактаулы исем бирелде:
- «Идел-Кама дәүләт тыюлыгы» ФДБУ директорының фәнни эш буенча урынбасары Олег Владимирович Бакинга,
- «Идел-Кама дәүләт тыюлыгы» ФДБУнең идарә, экологик белем бирү һәм туризм буенча директор урынбасары, өлкән фәнни хезмәткәре Елена Николаевна Унковскаяга,
- «Россия өчен» халык фронты» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегенең экология мәсьәләләре буенча эксперты Илһам Данил улы Шәяхмәтовка.
РФ табигать ресурслары һәм экология министры боерыгы белән «Идел-Кама дәүләт тыюлыгы» ФДБУнең экологик агарту буенча белгече Андрей Анатольевич Рыжков «Тыюлык эшендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Төштән соң эшлекле программа «Чиста су» һәм «Чиста һава» секцияләре эше белән дәвам итте. Җитештерүдә суның сыйфатын контрольдә тоту, су объектларын тернәкләндерү, су әзерләү буенча чит ил тәҗрибәсе өйрәнелде, атмосфера пычрануның җыелма исәп-хисапларын куллану, ташландык суларны биологик чистарту корылмаларын эксплуатацияләүгә якын килү мәсьәләләре каралды.